- таң
- I. Кояш чыгар алдыннан көнчыгыштан көчәя барып сирпелгән яктылык. Кояш чыгар алдыннан яктыру вакыты. ТАҢ АТТЫРУ – Таң атканда уяу булу, таң атканны көтеп яки күзәтеп тору. ТАҢ АТУ – 1. ТАҢ СЫЗЫЛУ – Офык читендә сызылган шикелле яктылык сизелә башлау 2. Таң вакытында бер мизгелдә тиз генә яктырып китү. ТАҢ БЕЛЕНҮ – Таң шәүләсе беленә башлау. ТАҢ ИРТӘ, ТАҢ ИРТӘН – Иртән үк, бик иртә. ТАҢ ЙОКЫСЫ – Таң алдыннан һәм таң вакытында була торган каты йокы. ТАҢ ЙОЛДЫЗЫ – Чулпан. ТАҢ КАТА – Таң аткач та, таң белән. ТАҢ СУЫ – Элек им-томчылар им, дәва итеп кулланган иртәнге чык. ТАҢ ТИШЕГЕ – гади. Таң яктырган вакыт. ТАҢ ТИШЕГЕННӘН – Бик иртә. ТАҢ ЯРУ (ЯРЫЛУ) – Таң шәүләсе ачык беленү. ТАҢ ӘТӘЧЕ – Таң башланган вакытка туры килгән әтәч кычкыруы). ТАҢ ҖИЛЕ – Таң вакытында көнчыгыштан исә торган җил. II. ТАҢ – хәб. сүз. сир. 1. Кадерле, кирәкле бай хатынга ялчы таң 2. с. Искиткеч матур таң таң ата, Чулпан калка. ТАҢ КАЛУ (БУЛУ) , ТАҢГА КАЛУ
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.